Урман уртасында өй саласым килә!…

Урман уртасында өй саласым килә!
Һәм…каласым килә мәңге шунда.
Тынлык сулап төнгә ураласым,
Уянасым тынлык тавышына!..

Таңга яланаяк ябырылыйм.
Җилләр кайнар эзем үбеп барсын.
Чыклы үлән салкыныннан сүнәр
Сулуыма капкан утлы ярсу!..

Урман уртасында өй саласым килә.
Иртәләгән иртәгәмә юанырга.
Синсез чынбарлыгым чыңлаганда,
Синле төшләремнән уянырга…

Карашыңа бүтән камалмыйча,
Рәшә булып уаласым килә!
Эзләмәвең беләм. Чыклы таңда
Эзсез генә югаласым килә!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт